Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: KazanSummit форумы узган ун ел эчендә сизелерлек үзгәреш кичерде

ТР Президенты Россиядә 20 миллионга якын мөселман кешесе яшәвен искәртте һәм Казан форумы Россияне ислам дөньясы белән якынайтачагына ышаныч белдерде.

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Егор Никитин). KazanSummit Россия-ислам форумы узган ун ел эчендә сизелерлек үзгәреш кичерде, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Без инде унынчы тапкыр җыелабыз. Узган ун ел эчендә KazanSummit ун тапкыр үсте. Бүген ислам банкингы хәләл яшәү рәвешенә әверелде. Форумга Россия Президенты зур ярдәм күрсәтә. Аның Казан мәйданчыгы аша Россиянең ислам дөньясы белән тыгыз элемтәләре булырга тиеш дигән күрсәтмәсе бар», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Деловой завтрак Сбербанка «Россия-Исламский мир: стратегическое партнёрство в рамках X Международного экономического саммита "Россия – Исламский мир: KazanSummit 2018".

Ул Россиядә 20 миллионга якын мөселман кешесе яшәвен искәртте һәм Казан форумы Россияне ислам дөньясы белән якынайтачагына ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам международный форум Президент Татарстана Яшел Үзән KazanSummit