Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәгенә ышандырды

2020 елда республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасы дәвам итәчәк, дип ышандырды. Быел аны тормышка ашыруга 8 млрд сум акча бүлү планлаштырыла. Бу хакта республика җитәкчесе федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде.

"Узган ел без 8 млрд. сум сарыф иттек. Быел да шундый ук чыгымнарны планлаштырабыз. Без башта бу программаны өч елга планлаштырдык. Әмма безгә, ким дигәндә, барлык эшләрне үткәрү өчен биш ел кирәк, - диде республика җитәкчесе.

Миңнеханов фикеренчә, "бу бик яхшы программа". «Ишегалды бит ул күңел халәте. Ә пенсия яшендәге кешеләр, балалы хатын-кызлар өчен бу - яшәү мохите”, - дип өстәде ул.

ТР Президенты ассызыклаганча, ишегалларын төзекләндерү буенча кирәкле барлык эшләр сыйфатлы башкарылырга тиеш.

"Аларның бит контракт (подрядчиклар). Акча алганнар икән, эшләргә тиешләр. Планлаштырылган бөтен нәрсә үтәлергә тиеш», - диде ул.

Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыруны югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев