Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык!

Президент сайлауларда катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына сайлауларда катнашуы өчен рәхмәтләрен җиткерде. “Гражданлык позициягез өчен рәхмәт сезгә”, - диде ул сайлаучылар өчен оештырылган “Мин тавыш бирдем” шәһәр концерты сәхнәсеннән.

“Бүген илебезнең иң әһәмиятле сайлаулары узды – без Россия Президентын сайладык. Бу бик катлаулы зур процесс, бу - сайлау комиссиясе, күзәтүчеләр, иң мөһиме – сайлаучылар. Республикада бу процесс бик уңышлы узды. Без көчле Россия һәм көчле Татарстан өчен! Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык! Сезгә бик зур рәхмәт! Уңышлар сезгә! Бергә булыйк!” - диде Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев