Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: Авыл хуҗалыгы идарәсе – агросәнәгать комплексы структурасында иң мөһим звено

Бүген “Казан Экспо” күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобиль тапшыру тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Машиналарны тапшыру Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды. «Бүген без республика АПКсының 2020 елга эшенә йомгаклар ясыйбыз, агымдагы елга бурычлар куябыз. Авыл хуҗалыгы идарәсе - агросәнәгать комплексы структурасында иң мөһим звено. Татарстанда төрле милек рәвешләрендәге 5 меңнән артык авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 468 мең шәхси хуҗалык исәпләнә. Бу системалы эшләргә тиешле бик зур ресурс. Монда авыл хуҗалыгы идарәләренең роле бик зур», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан аграрийларына узган елда катлаулы эпидемиологик шартларда уздырган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Агросәнәгать комплексы ышанычлы эшләде. Республика безнең территориядә җитештерелә торган барлык төр азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителгән», - диде ул.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәткәрләре эше мобильлек таләп итә һәм яңа автомобильләр аларның нәтиҗәлелегенә ярдәм итәчәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылды.
Шулай ук, “Шевроле Нива” машинасы Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә дә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев