Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиялеләрне йорт хайваннарын теркәүне мәҗбүр итәргә мөмкиннәр

Чиләбе өлкәсенең закон чыгару җыены Дәүләт Думасына йорт хайваннарын мәҗбүри теркәү турындагы закон проектын кертте. Тиешле документ тексты парламентның түбән палатасы электрон базасында урнаштырылган.

Йорт хайваннары белән җаваплы эш итү турындагы законга төзәтмәләр кертү тәкъдим ителә.


"Федераль законның 13нче маддәсенә хайваннарны мәҗбүри теркәү һәм исәпкә алу буенча таләпне билгели торган үзгәреш кертергә тәкъдим ителә, бу югалган хайваннарны аларның хуҗаларына кайтарырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук хайваннарны калдырганда аларның хуҗалары тарафыннан тоткарлаучы фактор булачак", - диелгән аңлатма язуында.


Проектның инициаторлары фикеренчә, югалган яки ташланган йорт хайваннары - урамнарда хуҗасыз хайваннарының популяциясенең төп сәбәпләренең берсе булып тора.

Закон проекты, шулай ук, "торак йортларда антисанитария булдырмау һәм кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китермәү" өчен Россия территориясендә йорт хайваннарын тотуның бердәм кагыйдәләрен билгеләргә тәкъдим итә.

Моннан тыш, стерилизация һәм вакцинация узган, ташландык хайваннарны мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм балалар мәйданчыкларына кайтаруны тыярга тәкъдим ителә, чөнки алар потенциаль куркыныч булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев