Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиялеләрнең өчтән бере кәбисә елыннан күңелсезлекләр көтә

Агымдагы елның - кәбисә елы булуы турында сораштырылучыларның 78% ы белә.

Россия халкының 70% ы кәбисә елы бәхетсезлек китерүче ел, дип саный, Бөтенроссия сораштыру үзәге үткәргән сораштыру шуны күрсәтә. 

Респондентларның чиреге (24%) кәбисә елын гадәти, аның бернинди дә үзенчәлеге, аермасы юк, дип исәпли, Шул ук вакытта сораштырылучыларның 10% ы кәбисә елы авыр була, 7% - бәхетсез, 4% - үлем-китемнәр күп була, дип саный. 3% респондентлар мондый елда никахлашырга ярамый, югыйсә гаилә бәхетсез булачак, ди. Ә 2%ы кәбисә елында ремонт яки төзелеш башларга ярамый, дип белдерә. 
ВЦИОМ генераль директоры киңәшчесе Елена Михайлова билгеләп үткәнчә, әгәр кәбисә елында пауза алып, җитди эшләр башламасаң, нәтиҗәдә, ел чыннан да, уңышсыз булып чыгарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев