Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиялеләргә тагын бер ял көне бирергә мөмкиннәр

40 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә диспансеризация узу өчен елына бер көн ял бирергә телиләр.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында россиялеләргә елына бер тапкыр диспансеризация узу өчен түләнә торган өстәмә ял көне бирергә тәкъдим итәләр. Бу хакта ведомство инициативасына һәм үз чыганакларына сылтама белән «Российская газета» яза.

Бүгенге көндә эш бирүче пенсия һәм пенсия алды яшендәге кешеләргә диспансеризация узу өчен ике ял көне бирергә тиеш. Хәзер исә 40 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә дә бер көн бирергә тәкъдим ителә.

Әлеге максатлар өчен ике, хәтта өч ял көне дә бирергә мөмкиннәр дип саныйлар Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясендә. «Без моңа формаль якын килү хакында түгел, ә җитди анализлар үткәрү хакында сүз алып барабыз. Аларны, кагыйдә буларак, бер көндә генә узуы кыен», - дип искәртте академия проректоры Александр Сафонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X