Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиялеләргә, пандемия тәмамланганнан соң, бөтенләй башка тормыш вәгъдә иттеләр

Россиядә яшәүчеләр коронавирус пандемиясен тәмамлаганнан соң яңа нормалар һәм башка тормыш белән очрашачак.


Бу хакта Стратегик коммуникацияләр үзәге башлыгы Дмитрий Абзалов "Россия-1" каналында "60 минут" программасы эфирында белдерде.

Аның фикеренчә, вирусны җиңгәннән соң, кешеләр социаль дистанцияне дәвам итәчәк. Мисалга ул Ухань шәһәрен - вирус барлыкка килгән урынны китерде. Карантин тәмамланып сәүдә үзәкләре һ.б. ачылгач, азык-төлек алырга килә башладылар, әмма алып чыгып бирү хезмәте аша алалар һәм өйдә тукланалар.

"Алар моңа күнеккәннәр, чөнки аларны моңа, социаль дистанцияләүне мөмкин кадәр саклап калырга омтылып, хакимият этәрә", - дип аңлатты Абзалов.

Ул пандемиядән соң "башка дөнья булачак" дип ышана. "Без ияләшәчәкбез", - дип йомгаклады белгеч.

Россиядә барлыгы 87 меңнән артык кешенең коронавирус йоктырган, 7,3 меңнән артык пациент терелгән, 797 үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев