Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиялеләргә коронавирустан саклану буенча биш киңәш бирелә

Отоларинголог Владимир Зайцев россиялеләргә вирус инфекцияләре белән авыручылар саны арту чорында коронавирустан саклану буенча биш киңәш бирә.

Бу хакта ул Sputnik интервьюсында сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, сезонлы эпидемияләр килү белән мөмкин кадәр күбрәк сыеклык эчәргә кирәк. «Әгәр без сыеклык күп итеп эчәбез икән, вируслар актив җимерелә - алар гидравлик басымга түзми. Үзегезгә ошый торган теләсә нинди чәйне сайлагыз», — дип киңәш итә табиб.

Шулай ук организмны С витамины белән дә кирәгенчә тәэмин итәргә кирәк. Ул күп кенә җиләк-җимешләрдә, әйтик, цитрус һәм киви, шулай ук имбирьдә һәм тозланган кәбестәдә бар.

Моннан тыш, C витамины күп булган җиләк- җимеш - лимон, лайм, грейпфрутны чәйгә салсаң, икеләтә файда булачак, дип билгеләп үтә Зайцев. Ул кувшинга ярты лимон салып, шуңа су өстәп куярга куша һәм килеп чыккан эчемлекне ашау араларында аз-азлап эчәргә киңәш итә.

Лор рационда яшел тәмләткечләр җитәрлек булырга тиеш, дип дә белдерә, чөнки организмны витаминнар белән тәэмин итүдән тыш, алар ашказаны-эчәк трактын чистартырга ярдәм итәчәк.

Авыру яки салкын тиюнең беренче билгеләре барлыкка килгән очракта, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип сүзен йомгаклый Зайцев: "Әгәр дә бу авыру үзе китәргә теләми икән, сезгә доктор һичшиксез ярдәм итәчәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев