Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиялеләр бала табарга ашыкмый

Аның каравы икенче һәм өченче бала тудыручылар саны арта. Бу хакта илнең Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте.

Социаль тәэмин итү буенча Бөтендөнья саммитында чыгыш ясап, ул: «Элегрәк дәүләт күләмендә без гаиләләрдә икенче һәм аннан соңгы балаларның аз туу проблемасын күтәрә идек, хәзер, исә, киресенчә, беренче балаларын табучылар саны күрсәткече кимеде», - дип билгеләп үтте. Ә икенче һәм өченче балаларның дөньяга килүе, министр фикеренчә, дәүләт ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсе булып тора. 
Топилин сүзләренә караганда, хәзер беренче балалар күбрәк туу мәсьәләсен дәүләт күләмендә күтәрәчәкләр. Ярдәм күрсәтүнең сыйфатына, нәтиҗәлелегенә аерым игътибар биреләчәк, диде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев