Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә ярлылар өчен ТКХ түләүләрен бетерергә уйлыйлар

Гомумроссия Халык Фронты (ОНФ) торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне кереме түбәнрәк яки яшәү минимумы дәрәҗәсендә булган гаиләләргә гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә.

Исегезгә төшерәбез, ил буенча яшәү минимумы 12,1 мең сум.

Тәкъдимнәр кабул ителгән очракта, илгә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан чыгымнарны компенсацияләргә туры киләчәк. Белгечләр исәпләп чыгарганча, сумма ел саен 140 млрд. сумга кадәр җитәчәк. Моннан тыш, инициаторлар торак белән тәэмин ителешнең социаль стандартын 18 дән 25 кв.метрга кадәр киңәйтергә тәкъдим итә.

"Аз керемле гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарны 100 процент компенсацияләү сыйфатында ярдәм - яхшы инициатива. Авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Әмма, шуны да игътибарга алырга кирәк, 140 млрд сумлык сумма бүгенге вәзгыятьтә бюджет өчен күтәрә алмаслык булырга мөмкин", - дип, Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Похомов сүзләрен китерә "Известия".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев