Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә җәй ахырында ОСАГО полисларына бәяләр арта

Үзәк Банк якын арада ОСАГО тарифларына үзгәрешләр кертергә планлаштыра. Бу хакта «Ведомости» хәбәр итә.

Документта күрсәтелгәнчә, иминиятләштерүчеләр күптән дәгъвалаган тарифлар арту 21 августта булачак.

ОСАГО законы буенча Үзәк Банк әлеге иминиятләштерү төренә тарифларны елына бер тапкыр арттырырга хокуклы. Әлегә Банк тарифларны ике тапкыр арттырды, шуның белән бергә ОСАГО полислары бәяләре дә артты. Бу юлы да шулай булыр дип көтелә. Соңгы тапкыр Үзәк Банк тарифларны өч ел элек, 2015 елның апрелендә күтәргән иде.

Шулай ук Дәүләт Думасында машина йөртүченең ОСАГО полисы булмаган өчен штраф күләмен 800 сумнан 5 меңгә кадәр арттырырга дип тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев