Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә вакытыннан алда пенсия өчен стаж хисабы үзгәрергә мөмкин

Хезмәт министрлыгы, вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкинлек бирүче исемлеккә һөнәри белем һәм хезмәткәрләрнең өстәмә һөнәри белем алу чорларын кертергә тәкъдим итә.

Хәзергә хезмәт стажына уку чорлары керми. Карар проекты эшләнгән инде, дип яза "Российская газета".

Сүз эшчәнлек төре буенча даими рәвештә белем алу һәм квалификация күтәрү курслары узу таләп ителгән хезмәткәрләр турында бара. Хезмәткәрләр үз эш урыннарында булмаса да, алар саклана, ә эш бирүчеләр мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә взнос түли.

Бүген закон буенча вакытыннан алда пенсиягә табиблар, укытучылар, җәмәгать транспорты хезмәткәрләре чыга ала, әмма аларның стажына бары тик эш көннәре генә кертелә, гәрчә бу һөнәрләр квалификация күтәрү өчен даими белем бирүне күздә тота.

Эшчеләр, гомуми стажга уку чорларын кертүне таләп итеп, судларга ешрак мөрәҗәгать итә башлады һәм судлар хезмәткәрләр ягына баса, дип билгели басма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев