Россиядә туристик кешбэк программасының дүртенче этабы башланды
Яшәеш

Россиядә туристик кешбэк программасының дүртенче этабы башланды

31 июльгә кадәр Россиядә ял итү өчен билетларны сатып алу отышлы. Россиянең теләсә кайсы төбәгенә сәяхәткә 1 октябрьдән 24 декабрьгә кадәр барырга мөмкин булачак.

Программа шартлары буенча әлеге түләү системасының лояльлеге программасында теркәлгән «Мир» картасы белән түләргә кирәк. Ул чакта биш көн дәвамында туристлар сәфәр бәясенең 20% ын кире кайтара ала (сумма 20 000 сумнан артмый).

Программада нинди турлар һәм кунакханәләр катнашуын сайтта белергә була.


Нет комментариев