Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә тиңе булмаган музей

“Зөя утрау-шәһәрчеге” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә Россиядә беренче “Татар бистәсе” археологик агач музее ачылды. Утрауга яңа сулыш өрүче, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев мондый музейның беркая да күргәне булмавын белдерде.

2012-2014 елларда әлеге музей урнашкан урында археологик тикшеренү эшләре бара. Археологик казылмалар шәһәр барлыкка килгәнче 1551нче елда, Казан ханлыгы чорында, биредә авыл булганлыгын күрсәтә. Язма чыганаклар да татар халкының Зөядә 1551нче елдан соң да яшәгәнлеген раслый. Территорияне тикшерү вакытында ике урам, 10 йорт биләүләре табыла, 250ләп агач корылмалар өйрәнелә. Иң борынгы объект (имән капка) 1490-1524нче елларга карый. 140 әйбер табыла. Шәһәр төзелеше башлануны күрсәтүче уникаль шаһит – XVI гасыр уртасында беренче киселгән агач төпләре. “Татар бистәсе” тирәсендә барган казу эшләре вакытында агач чаңгы, чана һәм, хәтта бияләй дә тапканнар. Һәм боларның барысын да музейда якыннан күрергә мөмкин.

Алия Гаязованың язмасын  газетабызның кичәге саныннан укый аласыз. “Яшел Үзән”не өегезгә яздырып укыгыз!

фото http://shaimiev.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев