Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә телефоннан алдауның яңа төрле ысулы турында кисәтәләр

Мошенниклар Россиядә яшәүчеләргә кәрәзле элемтә операторлары сыйфатында шалтырата башлады, дип хәбәр иттеләр ВТБ банкының матбугат хезмәтендә. «Российская газета» шул турыда яза.

Кешеләргә аларның шәхси кабинеты яки телефонына «башка кешеләр кергән» дип хәбәр итәләр, ә аннары, шәхси мәгълүматларны урлауны булдырмас өчен дигән сылтау белән ышнадырып, махсус USSD-команда җыярга кушалар.

«Шулай итеп, абонент үзенең сим-картасында көйләүләрен мөстәкыйль рәвештә үзгәртә һәм СМС һәм шалтыратуларны мошенник номерына килә торган итеп билгели», – дип сөйләгән белгечләр РИА Новостига.

Үз-үзеңне җинаятьчеләрнең гамәлләреннән саклау өчен смартфонга номерны билгели торган кушымта куярга һәм таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә кирәк, дип киңәш итә ВТБ банкының өлкән вице-президенты Никита Чугунов. Ә сөйләшү вактында әңгәмәдәшнең шәхесе турында бераз гына шик уянса да, әңгәмәне туктатырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X