Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә ташламалы дарулар билгеләү кагыйдәләре үзгәрде

9 февральдән дарулар билгеләү тәртибе үзгәрде. Пациентлар даруханәләрдә һәм хастаханәләрдә нинди яңалыклар белән йөзгә-йөз бәрелешәчәк?

Сәламәтлек саклау министрлыгы приказына төзәтмәләр кертелде - хәзер табиблар, дәвалау протоколларына таянып, чирне басарга ярдәм итүче наркотик препаратлар санын арттырырга мөмкин. 

Өстәвенә, пенсионерларга, инвалидларга һәм озак вакытлы дәвалау курсы кирәк булучы хроник авырулардан интегүче пациентларга, рецептлар буенча даруларны хәзер 180 көнгә кадәр вакытка билгеләргә мөмкиннәр. Элек бу 90 көн тәшкил итә иде. 
Пациентларның билгеле бер категориясенә дарулар бушлай бирелә. Алар арасына Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, һәлак булган хәрбиләрнең ата-аналары һәм хатыннары, башка дәүләт территориясендә узган хәрби хәрәкәтләр ветераннары; өч яшькә кадәрге балалар (күп балалы гаиләләр өчен - алты яшькә кадәр), I төркем инвалидлар һәм инвалид балалар, шулай ук атом-төш һәлакәтләреннән, сынаулардан зыян күрүчеләр керә. 

Әйтергә кирәк, гади пенсионерларга бушлай дарулар тиеш түгел. Дөрес, алар 50% ташламага хокуклы. Биредә сүз, аларга медицина күрсәткечләре буенча кирәкле препаратлар турында бара. 
Сүз уңаеннан, бу елдан даруларга салым кайтару процессы җиңеләя. Салым түләүчеләрнең барысы да акча кире кайтара алачак. Шул ук вакытта барлык чикләүләр дә бетерелде. Акчаны теләсә нинди дару сатып алган өчен дә алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев