Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә “Сәламәт яшәү рәвеше көне” уңаеннан ял көне барлыкка килергә мөмкин

Мондый инициатива белән "Аек Россия" проекты җитәкчесе Солтан Хәмзәев чыгыш ясады.

Иҗтимагый палатада 7 апрельгә, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә Сәламәт яшәү рәвеше (ЗОЖ) көнен оештырырга тәкъдим иттеләр. Инициаторы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко исеменә хат язган "Аек Россия" проекты җитәкчесе Солтан Хәмзәев.

Җәмәгать эшлеклесе ассызыклаганча, элегрәк Владимир Путин россиялеләрдә сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру кирәклеге турында берничә тапкыр әйткән иде, бу һәр кешенең аерым үсеше өчен генә түгел, ә тулаем алганда, халык үсеше өчен дә кирәк.

"Шуңа бәйле рәвештә, сәламәт яшәү рәвешен алга таба популярлаштыру максатыннан, сездән Россиядә сәламәт яшәү рәвеше бәйрәм көне – 7 апрельне ял көне итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне каравыгызныы сорыйм", - дип RT Хәмзаәв сүзләрен китерә.

Исегезгә төшерәбез, россиялеләр алда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ял итәчәк. Әйтик, 2021 елның февралендә биш көнлек эш атнасында 21, 22 һәм 23 февральдә ял көннәре булып тора. Эш атнасы 15 февральдән 20 февральгә кадәр - алты көн тәшкил итә, чөнки ял көне 20 февральдән дүшәмбегә күчерелде. 20 февральдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X