Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә машина йөртүченең канында алкогольнең яңа чик нормасын кертәләр

Дәүләт Думасы машина белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылык кертү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Россиядә машина йөртүченең организмында алкоголь күләменең рөхсәт ителгән яңа чик нормасы кертелә. Ул бер литр канда 0,3 грамм тәшкил итә. Дәүләт Думасы әлеге закон проектын беренче укылышта кабул итте, дип яза «Коммерсантъ».

Яңа норма авариягә юлыкканнан соң аңын югалткан яки бәвел тапшырырлык хәлдә булмаган исерек хәлдәге машина йөртүчеләрне җавапка тартырга мөмкинлек бирәчәк.

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча шоферның аекмы-түгелме икәнлеге берничә этапта тикшерелә. Иң элек алкометр белән үлчиләр, бу вакытта бер литр һавадагы алкогольнең күләме 0,16 миллиграммнан да артып китмәскә тиеш, аннары анализга бәвелен алалар.

Кан алу һәм аңа анализ ясау процедурасын ике очракта (шофер авариягә юлыкканнан соң аңын югалтса һәм 30 минут дәвамында бәвел тапшыра алмаса) үткәрү күздә тотыла. Административ хокук бозулар кодексының гамәлдәге редакциясе нигезендә, канны тикшерү нәтиҗәләре машина йөртүчене исерек дип тану өчен кулланыла алмый. 

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новая норма алкоголя для водителей новая административная ответственность за пьяное вождение