Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә коронавирусның тагын да куркынычрак штаммы тарала башлаган

Әмма Россия вакцинасы вирусның яңа версиясенә каршы тора ала.

Белгечләр фикеренчә, инфекциянең яңа төре чирне тагын да ныграк көчәйтергә мөмкин.
Россиядә “Дельта” штаммының AY.4.2 төрен йоктыру очраклары теркәлә башлаган. Бу хакта “РИА Новости” “Роспотребнадзор”ның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты белгече Камил Хафизов сүзләренә таянып яза.
“Кайбер даирәләрдә яңа штамм “Дельта плюс” дип атап йөртелә. Әмма моңа кадәр дә шушы исемдәге штамм бар иде. Шуңа күрә хәзер штаммнар җәһәтеннән берникадәр булалчыклык килеп чыкты”, – дигән ул.
Белгеч әйтүенчә, коронавирусның яңа мутациясе бик нык таралырга мөмкин. Аның ни дәрәҗәдә йогышлы булуы билгеләнмәгән әле. Шулай да штаммның “Дельта”дан 10-15 процентка йогышлырак булып чыгу ихтималы күздә тотыла.
Шул ук вакытта Хафизовның ышандырып әйтүенчә, Россиядә кулланылып килүче вакциналар AY.4.2 штаммына да каршы тора ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев