Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә коронавирус инфекциясе COVID-19 йоктыручылар санының уртача үсеше тәүлегенә 18% чамасы тәшкил итә, дип белдерде вице-премьер Татьяна Голикова

"Мин инде, бүген булган математик бер генә модель дә бездә әлегә расланмады, дип әйткән идем инде. Әлбәттә, абсолют саннар күзлегеннән караганда - безнең өчен алар бик үк күңелле түгел, хәтта, мин кулланган термин моңа бик үк туры да килмидер, мөгаен ", - дип билгеләде ул.

Аның сүзләренә караганда, Россиядә уртача үсеш «көннән көн» 17-18% тәшкил итә. "Бездә кимү көннәре дә, арту көннәре дә булды", - диде Голикова.
Ул ассызыклаганча, "авырып китүчеләр буенча саннар" экспоненциаль үсеш булмаса, куркытырга тиеш түгел.

"Без чикләү чаралары һәм икътисад эше арасында әз булса да компромис эзлибез... Эпидемия барыбер узачак, пандемия тәмамланачак. Һәм без нормаль, гадәти тормышка кайтачакбыз, шул вакытта без нәтиҗәләр ясаячакбыз ", - дип күрсәтте вице-премьер.

Элегрәк Голикова, 14-16 апрельдә Россиянең COVID-19 белән авыручылар буенча тигезлеккә чыгуын яки йоктыручылар саны артуы дәвам итүен аңлап булачак, дигән иде.

Бүгенгә Яшел Үзән районында һәм шәһәрендә авырулар саны ачыкланмаган. Әмма, шулай да, үзизоляция режимын сакларга кирәк. Өйдә утырыгыз, авырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев