Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә азык-төлек карточкаларын кире кайтарырга мөмкиннәр

Азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр ил җитәкчелегеннән азык-төлек карточкаларын кайтаруны сорый.

Тиешле мөрәҗәгатьне Ит җитештерү ассоциациясе башлыгы, пекарьлар һәм кондитерлар гильдиясе президенты, сөт җитештерүчеләрнең милли берлеге җитәкчесе һәм башкалар имзалады. Җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының аз керемле гражданнар өчен азык-төлек карточкалары турындагы проектына кире кайтырга чакырды. Берничә ел элек Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мохтаҗлар өчен өстәмә туклану системасын булдырырга тәкъдим иткән иде. Бу - банк карточкасы һәм билгеле бер төр продуктлар алу өчен, акча күчәргә тиеш дип ниятләнде.

Ярдәмне алучылар коронавируска каршы көрәш буенча кабул ителгән чаралар аркасында эш һәм керемне югалткан россиялеләр булырга тиеш, дип әйтелде. Мондый карточкага аена 10 мең сум керәчәк. Җитештерүчеләр әлеге чара мохтаҗ россиялеләргә ярдәм итү генә түгел, Россия предприятиеләре продукциясенә ихтыяҗны арттыруга һәм эш урыннарын саклап калырга ярдәм итәчәк, дип аңлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев