Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә 1 июльдән йөкле һәм ялгыз ата-аналар өчен яңа пособиеләр кертелә

1 июльдән РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча йөкле хатын- кызлар һәм ялгыз гына бала тәрбияләүче ата-аналар өчен ике яңа пособие кертелә. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында хәбәр итте.

"Бүген йөклелекнең иртә срокларында учетка баскан хатын-кызларга махсус түләүләргә 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәбез. Сүз авыр финанс хәлендә калган булачак әниләр турында бара. Сабый туганчы ай саен алар якынча 6,3 мең сум акча алачак", - диде Мишустин.

Ул төгәлләштергәнчә, конкрет сумма яшәү регионына бәйле. Инде быел ук 400 меңнән артык йөкле хатын-кыз шундый ярдәм алачак.

"Балаларны ялгыз тәрбияләүче аналарга һәм әтиләргә тагын бер пособие биреләчәк. Июль аеннан 8 яшьтән алып 17 яшькәчә булган, тулы булмаган аз керемле гаиләләрдә үсүче балалар өчен ай саен акча түләячәкбез», — дип хәбәр итте Премьер-министр.

Аның сүзләренә караганда, моңа 36 млрд.сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Пособиенең күләме РФ субъектында бала өчен яшәү минимумының яртысына, уртача алганда аена 5,5 мең сумга якын. Ел ахырына кадәр бу түләүне ялгыз ата-аналар 1 миллионнан артык балага алачак.

Яңа пособиеләрне 1 июльдән, шул исәптән дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев