Россиядә 1 апрельдән социаль пенсия артты
Индексациядән соң социаль түләүнең уртача күләме 9266 сум тәшкил итәчәк.
Россиядә 1 апрельдән пенсияләрне ике процентка индексацияләделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Индексация дүрт миллионга якын россиялегә кагылды, аларның 3,2 миллионы социаль пенсия ала. Индексациядән соң социаль түләүнең уртача күләме 9266 сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, социаль пенсияләрне индексацияләү белән бергә, аерым категориягә караган гражданнарның да пенсиясе арта. Әлеге категориягә түбәндәгеләр керә: чакырылыш буенча армия хезмәтен узган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары; Бөек Ватан сугышы ветераннары; радиацион яки техноген һәлакәтләр вакытында зыян күргән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары һ.б.
«Хәзер инвалид балаларга түләнә торган социаль пенсиянең күләме – 13 674, балачактан беренче төркем инвалидларныкы 13 674 сум тәшкил итәчәк. Сугышта җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид калган кешеләрнең пенсияләре индексациядән соң – 31,3 мең, ике пенсия алучы Бөек Ватан сугышы ветераннарыныкы 37,4 мең сумга кадәр артачак», - дип ачыклык керттеләр Пенсия фондында.
«Татар-информ»
Фото: osurgut.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев