Россия мәктәпләрендә Украинада махсус операциягә һәм Ватанга мәхәббәт темасына багышланган дәресләр узачак
Яшәеш

Россия мәктәпләрендә Украинада махсус операциягә һәм Ватанга мәхәббәт темасына багышланган дәресләр узачак

Мәгариф министрлыгы мондый дәресләр үткәрү өчен методик материаллар бастырып чыгарды.

Алар «Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр» дип аталачак. Дәресләр 1-11 нче сыйныф укучылары өчен исәпләнгән.

Мәсәлән, 3-4 сыйныф укучыларына «Ватанны яратырга — Ватанга хезмәт итәргә» дигән мәкальне аңлатырга тәкъдим итәчәкләр.

Укытучыларга Ватанга хезмәт итү мисаллары сыйфатында махсус операциядә (5-7 сыйныфлар) катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең тарихын китерергә тәкъдим ителә.

Укытучыларга шулай ук «ДНР һәм ЛНР халкы — рус кешеләре, шуңа күрә аларның Россиягә кайтуы мөһим булуын» (өлкән сыйныфлар) турында да җиткерергә кирәк.


Нет комментариев