Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия көнендә "VK очрашу урыны" мультимедиа проекты Казанны һәм тагын  Илнең 9 шәһәре тоташтырачак

10 июньнән 19 июньгә кадәр VK Россия көненә багышланган проект оештыра.

Россиянең ун шәһәрендә «VK очрашу урыны» мультимедиа порталлары урнаштырылачак, алар халыкка реаль вакыт режимында аралашырга мөмкинлек бирәчәк. Казанда инсталляция Кремль яр буенда урнашачак.
VK Россиянең ун шәһәре урамнарында экраннар белән конструкцияләр урнаштырачак, аларны бер-берсе белән тоташтырачак. Үтеп баручылар башка шәһәрләрнең тормышын күрә һәм реаль вакыт режимында халык белән аралаша алачаклар. Видеоэлемтә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Владивосток, Екатеринбург, Калининград, Красноярск, Новосибирск, Ростов-на-Дону һәм «Сириус»федераль территориясен тоташтырачак.
Мультимедиа порталлары тәүлек буе эшләячәк, ә шәһәрләр чират буенча бер-берсен алыштырачак. Әйтик, Казан халкы иртән Владивосток халкы белән аралаша, ә кичен исә Санкт – Петербург тормышын күзәтә һәм Исаакий соборына караган матур фотографияләр ясый алачак.
VK инсталляциясе шәһәрлеләрнең аралашу һәм очрашу урыны булачак.
Петербург халыкара икътисадый форумын уздыру чорында (15-18 июнь) шәһәрләрдән туры эфирлар VK стендында трансляцияләнәчәк. Шуның аркасында ПХИФТА катнашучылар Россия шәһәрләре халкы белән реаль вакыт режимында аралаша алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев