Россия көнендә Татарстанда боз һәм көчле җил көтелә
Яшәеш

Россия көнендә Татарстанда боз һәм көчле җил көтелә

Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 11-13 июньдә республика территориясендә кыска вакытлы яңгырлар, яшеннәр, көндез - боз көтелә. Җил тизлеге 15-20 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә температура +10- +17 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +21- +27 градуска кадәр җылыначак.

Дүшәмбе һәм сишәмбе төнлә - +13- +18 градуска кадәр, көндез - +24- +29 градуска кадәр температура күтәреләчәк. Яңгыр, яшен һәм көчле җил урыны-урыны белән саклана.


Нет комментариев