Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия халкы алкогольне азрак сатып ала башлаган

Шул ук вакытта, кайбер башка товарларга ил гражданнарының чыгымнары артты.

Россиялеләр алкогольгә азрак сарыф итә башладылар. Илнең алкомаркетларында уртача чек гыйнвардан августка кадәр 14% ка 447 сумга кадәр кимеде, 2019 елда шундый ук вакыт эчендә россиялеләр исерткеч эчемлекләргә 519 сум сарыф итте, дип хәбәр итә RT. Шулай ук, ил халкы кунакханәләргә, рестораннарга, кафеларга һәм барларга азрак акча тота башлаган.

Моннан тыш, супермаркетларда уртача чек 755 сумнан 707 сумга кадәр кимегән. Шул ук вакытта, йорт янындагы кибетләрдә россиялеләр бераз күбрәк акча тота башлаган - чек суммасы 348 сумнан 350 сумга кадәр арткан. Билгеләп үтелгәнчә, сатулар даруханәләрдә һәм АЗСта үскән - 15% һәм 11% ка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев