Россия гражданлыгы алу җиңеләя
Яшәеш

Россия гражданлыгы алу җиңеләя

Прокуратура биргән мәгълүматларга караганда, Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәсенең кайбер районнарында  яшәүче затларга Россия гражданлыгын гадиләштерелгән  тәртиптә бирәчәкләр.

Аларга: Россиядә 5 ел яшәү, законлы яшәү чыганагы булу,  башка гражданлык булудан баш тарту, рус теленнән тест узу кебек таләпләр куелмый. 
Гражданлык алу турында  Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә була. Гариза 3 айдан да артмаган срокта карала. 
 


Нет комментариев