Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия Гидрометеорология үзәгендә җәйнең иң эссе көннәре турында сөйләделәр

Туфракта тупланган җылылык бары тик 20 июльдән соң гына атмосферага чыга башлаячак.

Россиянең урта полосасында иң эссе җәйге көннәр 31 июльдә һәм 1 августта булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән “Российская газета” яза.

Шул ук вакытта ул, 26 июльдән 5 августка кадәр иң җылы декада булачак диде. Белгеч моны “җир өслеге кояштан җылына, җылыны аска, коры катламга бик акрын җибәрә”, дип аңлатты. Бары тик 20 июльдән соң гына ул үзендә тупланган җылыны атмосферага чыгара башлый, диде Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе.

Вильфанд җәйге кояш торгынлыгы узуын һәм хәзер Рака Тропигында булган Кояш экваторга күчә башлаячагын да әйтте. Димәк, Төньяк ярымшарда көн озынлыгы кыскара, һәм төн озыная дигән сүз.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X