Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия фәннәр академиясе фәнни хезмәткәре Конституциягә төзәтмәләр турында: Алар фән үсешендә ярдәм итәчәк.

Илнең төп документында Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсешенә дәүләт ярдәмен беркетәчәкләр.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр безнең ил территориясендә фәнни-техник прогрессны үстерүдә ярдәм итәчәк. Мондый фикерне РФА әйдәүче фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре докторы, К.Э. Циолковский исемендәге Космонавтика академиясенең мактаулы әгъзасы һәм Казанның мактаулы гражданы Урал Закиров белдерде.

 

"Мин, һичшиксез, Конституциягә фәнни-техник үсеш турында төзәтмәләр инициативасын хуплыйм. Бу төзәтмә Россиядә фәнни-техник прогресс үсешенә ярдәм итәчәк, - диде Урал Закиров.

 

Ул, илебез фәнни-техник прогресс өлкәсендә башка дәүләтләрдән артта калмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк, дип өстәде.

 

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Конституциягә төзәтмәләр йөзгә якын федераль законны  үзгәртәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев