Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия Флоты турында

XVII-XVIII гасырларда даими хәрәкәттәге диңгез флотилиясен төзү – Россия дәүләтенең сәяси һәм территориаль изоляциясеннән котылу мөмкинлеген  тудырган.

Беренче хәрби корабль Алексей Михайлович патшалыгы заманында төзелгән. Ул вакыт өчен әлеге кораб камилләрдән саналган. Аның исемен дәүләт гербы хөрмәтенә – «Орел» дип кушканнар. 
Хәрби эшләрдә дә, илнең икътисадында да флотның әһәмиятен һәм мөһимлеген барлык кешедән дә яхшырак аңлаган Петр I патшалыгында флотилия үзенең үсешендә зур импульс ала.  XVIII гасыр башында Россиядә төрле билгеләнешле һәм төрле габариттагы корабльләрне бик актив рәвештә төзиләр. 1700нче елда ил флотында 40 паруслы һәм 100дән артык ишкәкле судно исәпләнә.
Россиянең Хәрби-Диңгез Флотында хезмәт итүчеләрнең даны тарих битләрендә зур урын алып тора. Алар һәрвакыт илебез территориясе төгәллеге һәм су чикләре сагында торды һәм тора. Хәзерге вакытта РФ Хәрби-Диңгез көчләре  – стратегик яктан куәтле хәрби бүлекчә. Аның составында су өсте, су асты, яр буе билгеләнешендәге заманча җиһазландырылган махсус подразделениеләр һәм тыл ярдәме частьләре. Алар бергәләшеп теләсә нинди шартлардагы диңгез бәрелешләрендә һөҗүм итүчеләргә каршы торырга һәм шулай ук, стратегик хәрәкәтләрендә коры җир гаскәрләренә дә ярдәм итәргә сәләтле.  

Кызыклы фактлар
 РФнең чит илдә хәрби-диңгез пункты бар. Ул Урта диңгездә Тартус (Сирия) шәһәрендә урнашкан.

 Севастополь – Кара диңгез флотының иң зур базаларының берсе. Әлеге шәһәргә исемне, грек теле белән кызыксынган Бөек Екатерина  кушкан. Рус теленә тәрҗемәсе «город славы и поклонения» дигәнне аңлата.

 РФ Хәрби Диңгез Флотында дөньядагы иң карт судно – «Коммуна» бар. Ул кораллы көчләрдә 1913 елдан бирле, ә 2013 елда үзенең 100 еллык юбилеен билгеләде. Судно 1984 елдан бирле су асты көймәләрен коткаручы функциясен үти.

 Совет моряклары шаяртып совет флотлары рейтингын алып барган һәм аларга юмор белән кушаматлар таккан. Беренче урында Төньяк флот, аңа «Суперфлот» исеме бирелгән. Аннан соң Тын океан флоты – «Тоже флот». Аңардан соң, рейтингның өченче баскычын Кара диңгез флоты били – «Тол ли флот, то ли нет». Иң ахырда Балтик флоты – «Бывший флот» исеменә лаек булган. 

 Петр I 1869 елда Россиядә беренче – «Святого апостола Петра Первозданного» орденын керткән. Аның белән дәүләт хезмәтендә танылганнарны һәм хәрби батырлык күрсәтүчеләрне бүләкләгәннәр. Ә 1699 елның декабреннән Андреев хачлы флаг хәрби флотның рәсми символы булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев