Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча бүлегендә яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча бүлеге шәхси составына яңа начальник – полиция полковнигы Олег Хохоринны тәкъдим итте.

Чарада шулай ук Зеленодольск муниципаль районы башлыгы, шәһәре мэры Михаил Афанасьев катнашты.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, хезмәт елларында Олег Хохорин үзен профессиональ һәм грамоталы җитәкче буларак танытты. "Олег Евгеньевич төрле бүлекчәләрдә эшләде, шуңа күрә эш үзенчәлеген белә. Моннан тыш, районның үзенчәлекләре белән яхшы таныш, чөнки тумышы белән шушы урыннардан, бу аңа куелган максатларга ирешергә һәм оператив-хезмәт эшчәнлегендә барлык бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк», - дип нәтиҗә ясады ул.


Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев