Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлегендә Балалар куркынычсызлыгы мәсьәләсе буенча эшлекле очрашу узды

Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Идиятуллин, ТР ЗМР Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары М. Гыйльманова, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Яшел Үзән районындагы профилактика бүлеге башлыгы З. Шакирова, ТР ЗМРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе И.Фесенко, «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе М. Кулишов, ТР ЗМР ата-аналар советы рәисе Е. Боброва катнашты.


Очрашуның төп темасы - юлларда балаларның иминлеге, аларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау.

ЮХИДИ бүлеге башлыгы балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре статистикасына игътибар итте, аларның төп сәбәпләрен билгеләде. Профилактика бүлеге начальнигы З.Шакирова әлеге юнәлештә уртак эш планы белән таныштырды һәм алга таба да системалы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев