Россия чыгарылыш сыйныф укучыларына һава шарларыннан баш тартырга тәкъдим иттеләр
Яшәеш

Россия чыгарылыш сыйныф укучыларына һава шарларыннан баш тартырга тәкъдим иттеләр

Россия экология операторы унберенче сыйныф укучыларына чыгарылыш кичәләрендә һава шарлары җибәрүдән баш тартырга чакыра. Чөнки алар әйләнә-тирә мохиткә тискәре зыян китерә.

Россия экологик операторы гаризасыннан күренгәнчә, әгәр дә бу традициядән арынмасак, ел саен әйләнә-тирә мохиткә 2 мең килограммнан артык пластик һәм латекс эләгәчәк. Шарның юкка чыгу вакыты - 400 елдан артык.

Якты төсләре аркасында алар еш кына хайваннар һәм кошларның "ризыгына" әверелә. Шуннан алар азык-төлек ашый алмаска мөмкин, ә кайбер очракларда хайванның үлүенә дә китерә. Тагын һава шарлары югары вольтлы үткәргечләргә бәйләнә һәм ялганыш китереп чыгара, ә бу инде урман янгыннары куркынычын тудыра, дип хәбәр итә экологик оператор.

Ә чыгарылыш кичәсен оештыру ата-аналарга күпме суммага төшә дип санасак, нәтиҗә ясарга була...

Аттестатны кулга алдың да - өйгә! Таң каршы алулар булырга тиеш түгел, чөнки иртәнге алтыга кадәр шау-шу тыела.


Нет комментариев