Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия балалары – 2018

Якшәмбе көнне, 1 апрельдә, Яшел Үзәндә “Россия балалары – 2018” ведомствоара оператив-профилактик операция башланып, ул 10 апрельгә кадәр бара.

Төп бурычы – хокук бозучы яшүсмерләрне раслау, шулай ук халыкка  наркотикларның зыяны һәм наркотикларның законсыз әйләнеше өчен җаваплылык каралуы турында җиткерү.

“Наркомания – җәмгыятьнең иң актуаль проблемаларының берсе. Хәзерге вакытта  Яшел Үзән полициясендә 13 яшүсмер  наркотиклар кулланган өчен исәптә тора, алкоголь буенча – 69. Моңа каршы көрәш – полиция эшенең өстенлекле юнәлеше”, – дип аңлатма бирә  Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль бүлеге оперуполномоченные полиция капитаны Гүзәлия Кадермәтова.

Хокук сакчылары торак секторда, вокзалларда, станцияләрдә, яшьләр күп җыела торган урыннарда рейдлар уздыра. Яшүсмерләрнең ата-аналары белән дә профилактик әңгәмәләр алып барыла.

Лилиана Славкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск рейды полиция наркоконтроль дети России борьба с наркоманией ОМВД

2
X