Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзорда мәктәп укучылары кайсы очракта дистанцион укуга күчәчәген хәбәр иттеләр

Хәзер мәктәпләрнең читтән торып укытуга тулысынча күчүе каралмый.

Класста коронавирус йоктыруның өч һәм аннан да күбрәк очрагы теркәлә икән, сыйныфны тулысы белән ике атналык дистанцион укуга җибәрә алалар, дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина.

"Бүгенгә без мәктәпләрнең дистанцион укытуга күчүнең бернинди вариантын да карамыйбыз. Мондый форматка күчү бары тик бер сыйныфта коронавирус инфекциясе белән авыручы өч яки аннан да күбрәк бала булса гына булырга мөмкин. Ул вакытта класс, бәлки, ике атналык дистанцион укуга күчерелер ", - диде Патяшина.

Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус очрагында да грипп белән булган кебек диярлек система эшләячәк, ул вакытта грипп вирусы аркасында мәктәп укучыларының 20% ы булмаганда, мәктәп атналык карантинга җибәрелә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев