Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзорда балаларга татлы бүләкне ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләделәр

Бакчаларда һәм мәктәпләрдә балаларга бирелә торган бүләкләр ТР Роспотребнадзоры белән килештерелгән, ата-аналарда тынычсызлану өчен сәбәп юк. Роспотребнадзорда балаларга баллы бүләкләрне ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләделәр. Ата-аналар өчен тәкъдимнәр белән ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта идарә җитәкчесе Марина Патяшина чыгыш ясады.

 "Бүләк сайлаганда, беренче чиратта, аның натураль һәм буяусыз булуына, шулай ук, товарның яраклылык срогына да игътибар итәргә кирәк. Моннан тыш, составта аллергеннар булырга тиеш түгел, мәсәлән, арахис белән татлы бүләк сатып алырга киңәш ителми", - дип киңәш итә Марина Патяшина.

 

Өйдә бүләкне 15-17 градус температурада сакларга кирәк, югыйсә шоколад ак күгәрек белән капланырга мөмкин. Бакчаларда һәм мәктәпләрдә бирелә торган балалар бүләкләре Роспотребнадзор белән килештерелгән. Ата-аналарга тынычсызлану өчен сәбәпләр юк", - дип йомгаклады Патяшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев