Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзор үзизоляцияләүдә туклану буенча тәкъдимнәрен бастырды

Белгечләр көндәлек менюны төп өч ашауга һәм бер-ике капкалап алуга бүләргә киңәш итә.

Федераль туклану, биотехнологияләр һәм азык-төлек куркынычсызлыгы үзәге коронавирус пандемиясе аркасында үзизоляцияләүдәге кешеләргә еш һәм кечкенә порцияләр белән ашарга киңәш итте, дип хәбәр ителә сишәмбе көнне Роспотребнадзор сайтында.

"Ешрак һәм кече порцияләр белән тукланырга кирәк. Моның өчен көндәлек менюны төп өч ашауга һәм бер-ике капкалап алуга бүләргә кирәк", - диелә хәбәрдә.

Белгечләр, шулай ук, майлар, шикәр, газлы эчемлекләр һәм соклар куллануны чикләүне тәкъдим итә. Моннан тыш, менюга күбрәк витаминнарны һәм түбән калорияле продуктларны кертергә кирәк. Россиядә, коронавирс белән көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, 18 328 йоктыру очрагы теркәлгән, 1 470 кеше сәламәтләнгән, 148 кеше үлгән.

РФ хөкүмәте илдәге вәзгыять турында мәгълүмат җиткерү өчен стопкоронавирус.рф ресурсын эшләтеп җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев