Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзор коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә россиялеләргә киңәшләрен бирде

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) Россия гражданнарына поездларда шешәдәге суны эчәргә һәм термик эшкәртелгән ризык кына ашарга киңәш итә, дип хәбәр итәләр ведомстводан.

"Яңа коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, сәфәрләрдә саклык чараларын саклагыз: термик эшкәртелгән ризыкны, шешәдәге суны гына кулланырга киңәш ителә", - диелә хәбәрдә. 
Шулай ук ведомствода хайваннар һәм диңгез продуктлары сатыла торган базарларга һәм хайваннар җәлеп ителгән мәдәни-массакүләм чараларга, шулай ук зоопаркларга йөрмәскә киңәш иттеләр. 

Роспотребнадзорда Россия гражданнарын сәяхәтләрне планлаштырганда иң элек эпидемиологик вәзгыятьне ачыкларга, юлда сулау органнарын саклау өчен битлек кияргә чакыралар. 
Авыруның беренче билгеләре пәйда булган очракта, медицина ярдәме сорап дәвалау оешмаларына мөрәҗәгать итәргә һәм үзлектән дәваланмаска кирәк, дип билгелиләр ведомствода.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев