Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзор илдә гомуми маска режимын кертте

РФда коронавирусны таратуга каршы көрәш чараларын көчәйттеләр.

Covid-19 коронавирусы таралуын булдырмас өчен Роспотребнадзор илдә гомуми маска режимын кертте. Тиешле карарга илнең баш санитария табибы Анна Попова кул куйды.

"Россия Федерациясе территориясендә булган затларга кешеләр күпләп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен гигиена битлекләр йөртүне тәэмин итәргә", - диелә документта.

Моннан тыш, ведомство тамаша-күңел ачу чараларын үткәрүне һәм җәмәгать туклануы биналарының эшен 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр тыйды.

Җәмәгать транспортында, таксида һәм кешеләр күпләп була торган башка урыннарда "агымдагы дезинфекция режимын көчәйтергә" тәкъдим ителде.

Роспотребнадзор төбәкләргә, 100 мең кешенең 150сенә коронавируска тикшеренү үткәрергә киңәш итте. Карар иртәгә, 28 октябрьдә үз көченә керәчәк.

Фото Pixabay 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев