Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзор эсселек аркасында эш көнен кыскартырга тәкъдим итте

Ведомство матбугат хезмәте офистагы температура +28,5 градуска якын торса, эш көненең озынлыгы 1 сәгатькә кыскартырга тәкъдим ителә, дип билгеләп үтә.

Бинада һава +29 градуска кадәр җылынса, эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне ике сәгатькә иртәрәк, ә +30,5 градуска кадәр күтәрелсә - 4 сәгатькә алдан җибәрергә киңәш ителә.

Моннан тыш, һава температурасы +32,5 градустан югарырак булганда ачык һавада эшләргә киңәш ителми. «Мондый эшләрне иртәнге яки кичке вакытка күчереп, эш көне тәртибен үзгәртергә кирәк», - дип билгеләп үтә белгечләр.

Шул ук вакытта мондый шартларда эшләргә туры килә икән, өзлексез эш дәвамлылыгы 15-20 минуттан артмаска тиеш. Шуннан соң 10-12 минутлык салкын бинада ял итәргә кирәк. Эссе һавада 25 яше тулган һәм 40 яшьтән өлкәнрәк булмаган кешеләр генә эшли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X