Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Росгвардия халыкның тынычлыгы сагында

Илебезнең төрле почмакларында булып торган күңелсез вакыйгалар, иминлек сагында ныграк торырга кирәклегенә тагын бер кат басым ясый.

Сакланганны гына саклармын, дигән гыйбарәне дә истән чыгармаска кирәк. Гражданнарның тынычлыгын яклау һәм саклауны көчәйтү максатыннан РФ Президенты боерыгы нигезендә моннан өч ел элек, 27 мартта Россия милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте оешкан иде.

Росгвардия – Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең, ОМОН һәм СОБР бүлекчәләренең иң яхшы традицияләрен лаеклы дәвам итә һәм үстерә. Росгвардия алдында куелган төп максат – иҗтимагый тәртипне булдыру, мөһим булган объектлар һәм йөкләрне саклау, террорчылык һәм экстремизм белән көрәш, аеруча мөһим һәм режим объектларын саклау кебек вазифалар керә. Яшел Үзәндә полиция бинасы белән янәшә «Ведомстводан тыш сак бүлеге» дип язылган бина хезмәткәрләренең нинди мөһим эш башкаруы, беренче карашка, аңлашылмый да торгандыр. 
– Әйе, безне күпләр гражданнарның, предприятие һәм учреждениеләрнең милекләре иминлеген генә саклый дип уйлый. Ә чынлык­та шәһәрнең гомуми тынычлыгын саклауда зур өлеш кертәбез, – дип сөйли Яшел Үзәннең ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Гумәр Миңнуллин. – Ведомстводан тыш сак бүлеге Яшел Үзән һәм Васильевода йортлар, фатирлар, гаражлар саклаудан тыш, террорчылыкка каршы чараларда да катнаша. Безнең карамакта шулай ук Югары Осланның Иннополис шәһәре, Свияжск калкулыклары. Кичен Васильевода ППС хезмәте юк, шуңа да көн саен сменага чыгучы 6 төркемнең берсе бистәгә бара. Росгвардия, шулай ук, халыкның тынычлыгы өчен хезмәт итә. Без полиция белән бер йодрык булып эшлибез. 


– Гумәр Габбасович, Росгвардия сагында хезмәт итәргә теләүчеләр бармы? Гомумән, егетләр сезгә каян килә һәм аларга нинди таләпләр куясыз? 
 

Тулы язма газетада (№24).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев