Республика клиника хастаханәсенә Бөгелмә аэропортындагы самолет винты астына эләккән диспетчер кызны китерделәр
Яшәеш

Республика клиника хастаханәсенә Бөгелмә аэропортындагы самолет винты астына эләккән диспетчер кызны китерделәр

Кама транспорт прокуратурасы Бөгелмә аэропортында диспетчер булып эшләүче кыз аэродром стоянкасында урнашкан Cessna-172 самолет винты астына эләккәч тикшерү башлаган.

Бу хәл 31 майда кичке уннар тирәсендә булган.

Нәтиҗәдә, ул төрле җәрәхәтләр ала һәм аны Казан республика клиника хастаханәсенә озаталар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәтендә бу хәлнең шартлары билгеләнә.


Нет комментариев