Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рәхәт тормыш дәвам итсен, илдә тынычлык булсын дип бердәм тавыш бирик

7 сентябрьдә Әйшә авылы шау-гөр килде. Биредә бер үк көнне яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм ремонттан соң "Колосок" балалар бакчасы һәм мәдәният сарае ишекләрен ачты. Төзекләндерелгән, танымаслык булып үзгәргән обьектларны ачу тантанасында сүз алып район җитәкчесе Александр Тыгин болай диде:

–Бик зур эш башкарып чыктык, хөрмәтле әйшәлеләр. Хәзер шушы затлы итеп эшләнгән мәдәният йортында олыларга да, яшьләр һәм балаларга да ял сәгатьләрен, буш вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен мөмкинлекләр булдырылды. Лаеклы буын үстерүдә ярдәм итүче балалар бакчасы төзекләндерелде. Сәламәтлек сагында тору өчен менә дигән фельдшер-акушерлык пункты аякка басты.
Хәзерге вакытта татарстанлылар тормышын-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән программалар эшләп, тормышка ашырылып килә. Моннан тыш, район авылларында спорт корылмалары, мәктәпләр, китапханә, дәваханә, фельдшер-акушерлык пунктлары биналары төзелә һәм яңартыла. Тормыш сыйфаты елдан-ел яхшыра. Сезне авылыгызда яңартылган клуб, балалар бакчасы, ФАП ачылу белән котлыйм!

Шуны билгеләп үтик, Яшел Үзән районында дәүләт программасын тормышка ашыра башлаганнан бирле, Әйшә авылында төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пункты районда 15енчесе ул. Мөдир Павел Свиридов сүзләренә караганда, биредә 2 участок терапевты, педиатр, гинеколог һәм стоматолог эшләячәк. Белгечләр көнгә 40 пациентны кабул итә алачаклар. Яңа ФАПта Әйшә җирлегенең 6 авылында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтеләчәк, ә бу 4 меңнән артык кеше.
Яңартылган балалар бакчасында исә сабыйлар бәйрәмгә килгән өлкәннәрне чыгышлары белән шатландырды.
Менә шундый яңалыклар белән каршы алды Әйшәлеләр сайлауларны.
Бүген исә, шундый җитди көнне мәдәният йортына килгән авыл кешеләре аның ни дәрәҗәдә үзгәрүен. яңартылуын карап шаккатты. Мондый клубта тавыш бирүе күңелле дә, куандыргыч та, дип тел шартлатты алар. Димәк, авыл яңара, яшәрә, яшь буын өчен уңайлыклар тудырыла, һичшиксез шушы рәхәт тормыш дәвам итсен, илдә тынычлык булсын дип бердәм тавыш бирик, актив катнашыйк, диде сайлауга килгән әйшәлеләр.
Фото: Ильсия Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев