Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рәхмәт әйтү – беркайчан да соң түгел

Хөрмәтле «Яшел Үзән» газетасы редакциясе хезмәткәрләре, сезнең газетага үземнең беренче мәкаләмне тәкъдим итәргә уйладым.

Мин Олы Яке авылында яшәүче пенсионер бабай, авылыбыз тарихында беренче мәртәбә мәчетебездә ифтар мәҗлесе үткәрелүе турында (соңгысы да булмасын иде) язмакчы булып һәм һаман кичектереп килеп, әле менә кулыма каләм алдым, гаеп итмәссез.
Рамазан аеның беренче, ягъни 6 май көнендә мәчетебездә ифтар – авыз ачтыру мәҗлесе булды. Аллаһы Раббыбыз шушы чараны оештыручы, авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллинага рәхмәтләрен ирештерсә иде.
Изге рамазан ае башланыр алдыннан Фирая ханым минем янга кереп: «Юныс абый, без Рамазан аеның беренче көнендә мәчетебездә ифтар мәҗлесе оештырырга диеп уйлашкан идек, әгәр син рөхсәт итсәң», – дип мөрәҗәгать итте. Билгеле инде, мондый изге эшкә мин ничек каршы килим:  «Аллаһы Раббыбыз сезнең бу эшегезгә үзе мидәт-куәт биреп, аның олы әҗер-савапларына ирешсәгез иде», – дип ризалыгымны бирдем. Аңа бу эштә бергә эшләүчеләр: мәдәният йорты, китап­ханә хезмәткәрләре, укытучылар һәм социаль хезмәткәрләр бик нык ярдәм итте, бик күркәм, мул өстәлләр әзерләделәр. Сарыклар чалып, хәләл иттән тәмле ашлар, итле-бәрәңгеле икенче ризык, төрле салатлар, бәлешләр, җиләк-җимеш, соклар – кыс­ка гына әйткәндә, өстәлләр сыгылып тора иде. мәҗлес­кә килгән ир-атлар да, хатын-кыз мөслимәләр һәм бала-чагалар – барысы да бик канәгать булып таралышты. 
Өстәл артына утыргач, Коръән укып, Ураза аеның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләп, догалар кылып, киләсе елга да шушындый мәҗлесләр үткәрер­гә насыйп булса иде, дигән теләктә калдык.
Ифтар ашын оештыруда актив катнашкан, җирлегебез депутаты Тәлгать Гайнетдиновны атап үтмәсәм, мәкаләм тулы булмас. Ифтарга чалынган малны алып кайтып эшкәртү дә аның өстендә булды. Шулай ук, үзенең машинасы белән мәҗлескә өстәл-эскәмияләр алып килеп, аннары алып китеп урнаштыручы Илдар Нәҗмиевны да әйтмичә калсам, Аллаһы разый булмас.
Фирая ханымның изге гамәлләре моның белән генә бетми әле. Ул җирле үзидарәгә кергән дүрт авылның да урамнарына вак таш җәйдерде, Үтәнгешкә бара торган юлга да таш түшәтте. Ә кыш көннәрендә авыл урамнарын кардан үзе бульдозер артыннан ияреп йөреп, карап торып чистарттыра. Аның әле тракторын да табарга кирәк. Авыл халкы җитәкчебез эшчәнлегеннән бик канәгать, алдагы көннәрендә дә шулай халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, эшләп йөрү өчен Аллаһ Раббыбыз аңа һәм язылган ифтар мәҗлесен уздыруга үз өлешләрен кертүчеләргә сәламәтлекләр, хәерле гомерләр бирсә иде.

Юныс Закиров.
Олы Яке

Рәмзия Мәҗитова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев