Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ КАМЫРЫ

Глютенсыз икмәкнең кемгә кирәклеге һәм нәрсәсе белән файдалы булуы турында сөйлибез.

«Глютен, моны сизмәсәк тә, организмыбызга бик авыр. Шуңа күрә, җиңел очракта, күпләребез аны кабул итә алмый, ә начарында – глютенга аллергиядән интегә». Бу, еш кына безнең поч та ящиклары аша таратыла торган бушлай псевдомедицина газетасыннан алынган цитата түгел. Моны Гвинет Пэлтроу үзенең сәламәт туклану турындагы «Барысы да яхшы» китабында яза. «Мстители» һәм «Железный человек»ларны язган йолдыз начар киңәш бирмәс. Тик менә мәсьәлә: әлеге глютен кайда яшеренгән һәм аның белән көрәшергә кирәкме?

Башта ачыклап карыйк, нәрсә соң ул глютен? Монда бернинди сер юк – ул бодайда, арышта, солыда һәм арпада күп була торган аксым, аны әле «клейковина» дип тә атыйлар. Бу аксымның бурычы – он белән суны кушу һәм әлеге катнашманы камырга әйләндерү. Уйлап карасаң, монда нинди куркыныч булырга мөмкин? Ләкин, әгәр яңа модалы теориягә ышансаң, глютен – Джеймс Бондтан да текәрәк шпион...

ЭЧӘКЛЕКТӘГЕ ДИВЕРСАНТ
Клейковина эчәклекнең төп дошманы санала. Үтерерлек түгел, әлбәттә, әмма проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр кыскача әйтсәк: эчәклекнең эчке стеналары төкләр белән капланган, алар азыкны эшкәртергә ярдәм итә. Эчәклеккә глютен эләгү белән, төкләр шулкадәр йомшара ки, файдалы матдәләр сеңүдән туктый. Нәтиҗәдә – эчәклек авырулары, йөз аксыллыгы, шешенү, тире начарлану, арыганлык һәм тынычсызлану. Күңелле нәрсә аз, килешәсезме?
Ләкин бу гына да түгел әле. Глютенны күтәрә алмау – авыру, ул чир целиакия дип атала. Сез, мөгаен, аның турында беренче тапкыр ишетәсездер. Гаҗәп түгел. Эш шунда ки, мондый чир – сирәк, өстәвенә тумыштан килә торган авыру.

ИКМӘКЛЕ МИФ
Безнең планетадагы хатын-кызларның өчтән бере диярлек, табиблар ябыгу өчен глютенсыз диета билгели, дип ышана. Ләкин бу ялгышу! Табиблар мондый диетны целиакия белән авыручыларга гына тәкъдим итә.

ДИЕТАГА УТЫРДЫГЫЗМЫ? ЮККА!
Шулай итеп, сез бу куркытуларга ышандыгыз һәм глютен белән мөнәсәбәтләргә симез нокта куярга булдыгыз. Беренче эш итеп икмәктән, пилмән, макарон, күмәч һәм башка камырдан баш тартырга кирәк. Яраткан күмәчләрдән баш тарту аеруча кызганыч, ләкин нишлисең?!
Ай буе сез глютенсыз дие тада утырасыз. Юкка! Глютеннан тулысынча бары тик белгеч бирә ала торган медицина рекомендациясе буенча гына баш тартырга кирәк. Үз белдегең белән дәвалану тагын да күбрәк авыруларга китерәчәк. Ябыгырга теләүчеләр, кагыйдә буларак, үз-үзләрен «сәламәт булмаган» ризыклардан баш тартам да, матур булам, дип ышандыра. Әмма икмәктән тулысынча баш тартып, алар организмны кирәкле туклыклы матдәләрдән мәхрүм итә.

– Бездә гадәттә ничек: я берәр төрле ризыкны күпләп ашыйбыз, йә бөтенләй ашамыйбыз. Ә баланслы рацион, алтын урталык кирәк, – дип аңлата икмәк пешерү сәнәгате фәнни-тикшеренү институты Санкт-Петербург филиалының әйдәп баручы киңәшчесе Олеся Савкина. – Әлбәттә, тулысынча глютеннан баш тарт саң, ябыгырга була. Әмма организмны бу диета җитди стресска китерергә мөмкин. Икенче төрле, рационга «дөрес» – чүпрәсез яки арыш оныннан пешерелгән икмәк кертү варианты бар. Ассызыклыйм, гадәти ипидән глютенсызга күчү – билгеле бер авырулары булган кешеләр өчен.

ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ЗӘВЫГЫ: ФАЙДАЛЫ ИПИ САЙЛЫЙБЫЗ
Бүген глютенсыз икмәкне файдалы туклану кибетләрендә дә, супермаркетларда да табарга мөмкин. Кечкенә генә хәйлә белән уртаклашабыз – этикеткада составны һәрвакыт игътибар белән укыгыз: кайвакыт икмәк дөге оныннан, дип язалар, әмма составында бодай оны бар (ә анда, әлбәттә, глютен да бар).

Глютенсыз икмәк сайлаганда ялгышмас өчен, берничә гади киңәшкә таянырга кирәк.
Беренчедән, составта югары сыйфатлы он булырга тиеш. Аңарда, мәсәлән, дөгеле-кукурузлы онның берьюлы 2 төре кушыла. Бу тәмле дә, туклыклы да.
Икенчедән, икмәк пешерү чүпрәсеннән башка ипи яхшырак. Оеткыдан пешерелгән глютенсыз ипи – сәламәтлеге һәм озын гомер турында кайгыртучылар өчен комбо-вариант булып тора.
Өченчедән, икмәктә консервантлар һәм ясалма ароматизаторлар булырга тиеш түгел. Сыйфатлы глютенсыз икмәк өстәмә «химиядән» башка да озак һәм бәхетле яшәячәк.
Һәм, ниһаять, иң мөһиме – тәм. Еш кына сыйфатлы глютенсыз икмәк җиңелчә тәм һәм баллырак хуш ис бирәчәк. Ул ашказанында авырлык тудырмый һәм бик тиз үзләштерелә. Артыгын ашап ташлау куркынычы сезгә янамый.
– Һичшиксез, глютенсыз икмәк гадәти икмәктән шактый кыйбатрак тора. Бәяне ингредиентлар составы белән аңлатырга мөмкин, – дип шәрехли Олеся Савкина. – Мондый икмәкне җитештерү өчен күпкә кыйммәтлерәк чимал кирәк. Әйтик, карабодай оны үзе генә дә кыйбатрак тора. Ләкин монда, кем әйтмешли, һәркем үз янчыгы буенча сайлый.
Өстәлегездә нинди икмәк булачагын сезгә хәл итәргә. «Вкус» турында, кем әйт мешли, бәхәсләшмиләр. Әгәр медицина күрсәткечләре бар икән, сезгә глютенсыз икмәк кирәк. Сәламәтлегегез яхшы булса, сыйфатлы һәм файдалы икмәккә өстенлек бирегез. Мәсәлән, һөнәрчелек икмәкләренә. Алар ипине чүпрәсез пешерә.

Безнең газета укучыларына Яшел Үзән икмәк комбинаты Яңа ел бүләге әзерләде.
«7 дней» кибетләрендә – Комсомольская урамы – 9, Комаров урамы – 21 һәм Заикин урамы – 3нче йорт адреслары буенча урнашкан әлеге кибетләрдә сез 20% ташлама белән һөнәрчелек икмәге сатып ала аласыз.

 

 

Акция 2020 елның 30 декабреннән 2021 елның 31 гыйнварына кадәр һәм бары тик безнең язылучылар өчен генә гамәлдә. Сезгә шушы язма астындагы купонны гына күрсәтергә кирәк. Әгәр һаман да моны яңа ел шая руы дип уйлыйсыз икән,
8(84371)3-13-75 телефоны буенча шалтыратыгыз. Юк, бу Кыш Бабай резиденциясе түгел, бу сәүдә бүлеге номеры. Әмма аның хезмәткәрләре сезне, шулай ук, күңелле яңалыклар белән сөендерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев