Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ризәлә сыната торганнардан түгел

Шәһәр һәм район күләмендә үткәрелүче мәктәп чараларында, журналист буларак, еш катнашырга туры килгәч, бүгенге язмам герое белән гел очраша идек.

Һәр конференциягә, олимпиадага, конкурска әзерләнергә кай арада өлгерә икән дип гаҗәпләнеп тә куя идем. Алай гына да түгел, лаеклы чыгыш ясаганы өчен җиңүчеләр рәтендә булмый калганы да юк бит әле аның. Сүзем Норлат мәктәбенең X сыйныфын тәмамлаучы, Күгәйнең иң тырыш, үрнәк гаиләсендә тәрбияләнүче кыз – Ризәлә Гыйләҗева турында.

10 ел буе гел «5»ле билгеләренә генә укучы Ризәлә быелгы уку елын да зур уңышлар белән тәмамлый. Татар теле һәм әдәбияты фәненнән олимпиадада муниципаль турда җиңеп, республика күләмендә узган турда призер, ә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган татар теленнән VI халыкара олимпиадада I дәрәҗә дипломга лаек була. Әлбәттә, Ризәлә төпле белем биргән татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Дания Гыймадиева белән Әлфия Сәлахиевага рәхмәтле. Моннан тыш «Эзләнү» туган якны өйрәнү клубы әгъзасы буларак та бихисап конференция­ләр Ризәләдән башка узмый. Әле май аенда гына Казанда Татарстан халыклары дуслыгы йортында һәм 93нче гимназиядә узган VI республикакүләм Кирилл һәм Мефодий исемендәге укуларда «Бөек Ватан сугышы тарихы» секциясендә катнашып, Норлат балалар йортының хәрби тарихы турындагы тикшеренү эше белән җиңү яулый. Һәм ул катнашкан барлык чараларны да шушы язмада гына яктырту мөмкин түгел. Чөнки мондый бәйгеләргә Ризәләне рус теле һәм әдәбияты укытучысы, тынгы белмәс Роза Ягудина әзерли.
Гел уку белән генә мавыга икән бу кыз, дип уйлаучылар нык ялгыша. Буш вакытында Ризәлә чигәргә, бәйләргә ярата. Бу шөгыльгә аны кечкенәдән әнисе Гүзәл өйрәткән. Чалыштырып, ягъни «крестиклап» биш картина чиккән инде. Соңгысы, Кол Шәриф мәчете сүрәтләнгәне, әбисенә менә дигән бүләк. Шушы гүзәллекне тудыру өчен, көн саен бер сәгать чигеп, биш ай вакыт кирәк булган. Менә кайда бит ул түземлек, үҗәтлек, тырышлык!
– Кул эшләре белән шөгыльләнгәндә мин тулысы белән тынычланам, бөтен дөньямны онытам. Шулай ук татар һәм рус телендә китаплар укырга яратам. Каникулда бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне дәвам итәргә исәп. Хыя­лым КФУга татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле буенча укырга керү, укытучы булырга телим, – дип фикерләре белән уртаклаша Ризәлә.   
Авыл балаларының каникулы бакчада эшләп, хуҗалыкта әти-әнигә ярдәм итеп үтә дисәм, ялган булмас. Алар шулай кечкенәдән кул хезмәте белән чыныгып үсә. Ризәлә дә быелгы ялын файдалы итеп үткәрергә җыена. Ә киләсе җәйдә аны тормышындагы төп сынау көтә. Үз алдына куйган максатларга ирешеп баручы сәләтле кыз киләчәктә дә югалып калмас, әле алдагы уку елында да уңышларын ишетеп, сөенербез дип ышанып калам. Ризәлә сыната торганнардан түгел бит ул!

Фото гаилә архивыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев