Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рәисә апа, кура җиләге һәм 10 кг он

Минем игътибарга лаек әниләр күп булса да, бу юлы укытучы Рәисә апа Хәнәфиева турында язарга булдым әле. Безнең журналистлар, гадәттә,түрәләр кемгә күрсәтсә,шулар турында язалар. Гади кешеләр турында да бик күп язарга була.

Менә Рәисә апаны Бишнәгә килеп яши башлаганнан бирле беләм. Бик чибәр, тырыш,  кешеләргә һәрчак мәрхәмәтле, кайгыртучан әни, хатын. Укучыларының һәр адымы өчен сөенеп, хаталары өчен көенеп яшәде ул. Уздырышка төрле кичә- бәйрәмнәр үткәрде. Имтиханнарын яхшы бирсен, дип, барлык бала өчен җан атып яшәде. Олимпиада-конкурсларда  үзе дә, укучылары да мәктәп өчен бик тырышып, уңыш­ларга ирештеләр.Чын күңелдән булсын дип эшләгәнгә, укучылары да зур нәтиҗәләргә иреште.
Таһир абый белән дә матур яшәделәр.  Иренең кулы өзелгәч тә, аның таянычы, терәге булды. Сокландырып бергә эшләделәр, бергә ял иттеләр. Ире үлүне бик авыр кичерде. Таһир дип әйтмичә калган минуты да юк бугай. Аллаһ Рәисә апага сабырлык, яшәргә көч, сәламәтлек, озын гомер  бирсен!
Үзәк урамда яшәүчеләр уздырышка чәчәкләр үстерә. Язын-җәен-көзен бу урамнан узуы күңелле. Матурлыкка омтылу Рәисә апалардан беренче башланды. Ул нинди генә сортлы, нинди генә төрдәге чәчкәләр үстерми! Моның өчен бик сабырлык, вакыт белән исәп­ләшмәү, күп итеп чүп утау, су сибү кирәк. Ул нинди чәчәген сорасаң да, кеше белән теләп бүлешә. Үзенең киңәшләрен бирә...
Төрле яшелчәләр, ике теплицаларында, бакчада ачык һавада да гөрләп үсте быел да. Элек ире белән эшләсә, быел үзе генә дә бакчасын ялт итеп тотты. Кура җиләкләре бер фазенда кебек тоела. Шундый ярату белән каралганнар. Әйбәтләп кыш чыгарга әзерләнгәннәр.
Рәисә апа шигъри күңелле, уку белән дә дус! Авылда клубта ансамбль белән дә бик матур концертлар куялар! Ялгыз да матур җырлый.
Берсеннән-берсе уңган уллары Рафис, кызлары Гөлназның балалары – Рәисә апаның зур шатлыклары. Алар турында яратып, сәгатьләр буе сөйли ала ул. Аны бала-оныклары гел кинәндереп яшәсен.
Рәисә апа дини йолаларыбызны да үти. Намазын калдырмый, Коръән ашларын үткәрә. Дини бәйрәмнәрдә теләп катнаша.
Безне, ягъни  укытучыларны бернинди бәйрәмдә дә районда искә алган кеше юк!!! Интернет заманы булгач, башка райондагы укытучыларга мөнәсәбәт нинди булганын күрәсең!!! Ачу да, үпкә дә килеп куя. Менә быел Буа районында укытучы Гөлнур Айзатуллова  10 кило он бирделәр, дип, бәлеш пешереп, шигырь язып куйган.  Мин аңа интернетта мондый юллар калдырдым: Гөлнур, сезгә он биргәннәр, нинди күңелле! Бәхетле сез, безгә ул да тәтеми әле!!!
Дөрес, совхоз яшәгәндә, без дә 10 кило онлы була идек! Рәхмәт элекке хуҗаларга! Аңа калмасак та, искә алулары күңелле бит! Менә Бишнә башлангыч мәктәбе укытучылары, ярый, онытмый әле безне. Укытучылар көнендә мәктәптә эшләгән хезмәткәрләрне чакырып, зурлап кунак иттеләр. Ветераннарны дип язасым килсә дә, яза алмыйм. Ветеран исемен тырышып эшләгәннәрнең бары да ала алмады  шул... Рәисә апаны, барлык авылдагы әниләрне, дәү әниләрне Әниләр көне белән котлыйм!!! Рәхәт, матур, сәламәт, бәрәкәтле тормышта яшәгез!

Сөмбелә Абдуллина.

Бишнә

Безнең акция
25 ноябрь – Әниләр көне
Хөрмәтле газета укучылар!
Әниләр көне уңаеннан котлау текстларын кабул итәбез. Әниләрне котлау текстының бәясе – 100 сум.

Тулырак белешмә өчен телефон – 5-68-03.
Ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев