Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ринат Рәхмәтуллин концертында рәхәтләнеп ял иттек

18 апрель кичендә җыр сөюче якташларыбыз Норлат мәдәният йортына популяр җырчы Ринат Рахматуллин концертына җыелды.

Өч сәгать буена сәхнәдә яраткан артистыбыз үзенең иҗади төркеме белән искиткеч матур чыгыш ясады.
Ринатның һәр җыры халык күңеленә сеңеп бара. Ул аларның авторы да, тамашачыга җиткерүчесе дә бит. Һәр җыры-үзе бер язмыш. Тыңлыйсы да тыңлыйсы килеп тора.
Җырчы үзе дә бик гади, кешелекле, тамашачысына ихтирамлы. Сүзе саен - "рәхмәт".
Дүрт артист тулы залны җырлаттылар да, биеттеләр дә, көлдерделәр дә, яшәрттеләр дә бу күңелле кичтә. Чын мәгънәсендә, концерт булды, ә шоу (тамаша) түгел.
Ринат Рахматуллин үзенең тылсымлы көче белән бөтен залны кочып алды сыман. Җырчы белән тамашачы арасы шундый якынайды. Концерт беткәч тә авылдашларның тараласы килмәде, озак кына яраткан артист белән фотога төштеләр, төрле сораулар бирделәр.
Ринат Рахматуллинга һәм аның сәхнәдәш дусларына зур рәхмәт әйтәсе килә. Яңа җырлар, уңышлар, шатлыклар теләп калабыз.

Роза Ягудина,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норлат Яшел Узэн районы җырчы Ринат Рахматуллин композитор

2
X